Районда Тукай бәйрәме

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель – татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның туган көне.

Г. Тукай иҗаты татар әдәбиятында аерым урын белән аерылып тора. Аның урыны рус әдәбиятындагы Пушкин урынына тиң. 

Бу уңайдан мәгариф учреждениеләрендә ел саен бик күп төрле чаралар уздырыла. Бу ел да искәрмә булмады.

24 нче апрель көнне Куралово мәктәбенең актлар залында “Тукай – син безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм - фестиваль үтте. Тукай әдәби фестиваленең төп максаты - балаларны татар шигърияте дөньясына һәм милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү; әдәби сүзгә кызыксыну формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын  тоерга өйрәтү. 

Бу көн чын бәйрәм булды! Төрле мәктәпләрдән 72 укучы чыгыш ясарга, үз хисләрен иҗади яктан җиткерергә, бөек шагыйрьнең уникаль әкиятләре һәм шигырьләре аша үз фикерләрен белдерергә килгән иде. Ә өлкән сыйныф укучылары Тукай тормышындагы аеруча мөһим вакыйгалар, аның замандашлары һәм әсәрләренең шигъри үзенчәлекләре турында тикшеренү эшләрен яклады.

Беренче булып катнашучыларны, аларның ата-аналарын һәм туган тел укытучыларын район мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Дәүләтшина Г. И. котлады.

Бу көнне Куралово мәктәбе администраөиясе һәм коллективының бәйрәм уздыру өчен аерым уөңайлы шартлар тудыруы, балаларга җылы мөйнәсәбәте беркемне дә битараф калдырмады.

Г. И. Дәүләтшина
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International