Безнең районда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды вәкиллеге эшли башлады. Анда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары буенча гаризалар рәсмиләштергәндә актуаль мәгълүмат һәм ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук Фонд вәкиле тарафыннан үзмәшгульләрне теркәү һәм консультация алып барыла.
Консультацияне сез һәр сишәмбе көнне 8:00-12:00 һәм пәнҗешәмбе 13:00-17:00 «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге»ндә Югары Ослан авылы, Медгородок ур., 21 А адресы буенча, шулай ук 89655937878 телефоны буенча ала аласыз. Югары Ослан районында ФПП вәкиле-Шәмсетдинов Александр Сергеевич