Туган якны өйрәнү музеенда Чернобыль турында хәтер

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрель көнне Туган якны өйрәнү музеенда Югары Ослан мәктәбе укучылары белән «Чернобыль - горькая память» дигән музей дәресе узды.

Музей директоры Мария Шаһиәхмәтова 1986 елда Чернобыль һәлакәтендә булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде, шулай ук укучылар «Һәлакәткә кадәр секунд» дигән фильм карадылар. 

- Украинаның кечкенә генә Чернобыль шәһәрендә һәлакәтләр кайтавазы әле берничә дистә еллар дәвамында яңгыраячак, - дип сөйли Мария.- Нәкъ менә шуңа күрә бәланең тарихы һәм аның нәтиҗәләрен җиңү тарихы кешеләр бу хакта белсеннәр һәм онытмасыннар өчен лаек. 
Музей дәресе ахырында социаль яклау хезмәткәре Екатерина Климовская балалар белән хәрби темага викторина үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International