Бүген билингваль белем бирүне тормышка ашыру, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, туган телдә әдәбият белән кызыксынуны үстерү, театральләшкән эшчәнлектә иҗади сәләтләрне үстерү максатларында Югары Ослан "Радуга» балалар бакчасында “Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә” муниципаль конкурсы узды.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, Тукай тормышындагы кызыклы һәм яңа фактлар, шагыйрьнең иҗаты буенча иллюстрацияләр, китаплар белән таныштылар.
Балалар конкурска җитди әзерләнделәр, алар жюрины үзләренең спектакльләре һәм матур костюмнары белән сөендерделәр, аларның һәркайсына бәя бирү авыр булды. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.
Мондый бәйгеләр үткәрү талантлы балаларны ачыклап кына калмыйча, кече яшьтән үк туган телгә, татар халкының тарихына, әдәбиятына һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр.