Оператив мәгълүмат буенча 2019 елның 26 апреленә Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән алынган көзге культуралар 5581 гектарда тукландырылды.
«Востокзернопродукт» предприятиесендә авыл хуҗалыгыавиациясе ярдәмендә көзге культураларны тукландыруны төгәлләделәр. Соңгы гектарларда фермер хуҗалыкларында тукландыру эшләре бара.
4 нче филиалның «Нармонка” предприятиесендә бары тик 30% ын гына тукландырганнар. Район буенча туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 7153 га мәйданда башкарылган - планның 32% ы.
Арпа чәчүгә Маннапов Р. Т. крестьян-фермер хуҗалыклары, “Прокопьев А. И.” “Сорокин В. Н.” һәм »Лазарев Н.” КФХ хуҗалыклары керештеләр.
Көн саен район кырларында 70 берәмлек техника эшли.