Профсоюз аллеясы. Дәвамы кирәк…

2019 елның 26 апреле, җомга

26 апрельдә Югары Осланның профсоюз оешмалары вәкилләре район үзәгендә узган ел Татарстан Республикасы профсоюзлары көненә профсоюз аллеясын дәвам итеп каен һәм миләш үсентеләре утырттылар.
 
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән районның профсоюз лидеры Лилия Хурматуллина мөрәҗәгать итте. Ул профсоюз әгъзаларына һәм җирле үзидарә органнары, социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләре җитәкчеләренә актив тормыш позициясе һәм профсоюз эшләрендә даими катнашулары өчен рәхмәт белдерде. »Бүген утыртылган агачларның җанланып, яратып, үсеп китәчәгенә ышанам, һәм берничә елдан соң профсоюз аллеясы район үзәге халкын һәм кунакларны ел дәвамында матур кыяфәтләре белән сөендерәчәк", - дип билгеләп үтте Лилия Илфаровна.

Музыка тавышлары астында җыелучылар куелган бурычны тиз һәм бердәм итеп башкарып чыктылар. Чара Югары Ослан муниципаль районының Яшүсмер-яшьләр клубының башлангыч профсоюз оешмасы тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле артында тәмамланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International