Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев җитәкчелегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта "Җирлек һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” ТР КоАП 3.6 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында эшләр каралды.