Урман утырту көне

2019 елның 27 апреле, шимбә

27 апрельдә Югары Ослан районының "Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы мәктәп дендрариенда Урман утырту көне уздырды. 

Акциядә Идел буе урманчылыгы урманчылары, Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе консультанты Марат Сафин катнашты. 

Ылыслы агачларның 700 төп үсентесе утыртылды: Серб, Себер чыршысы, казылык, канада чыршысы, тау нараты, гади нарат, кара нарат, себер карагае, Европа карагае. 

Үсентеләрне Император питомнигының "Кедр" сәүдә йорты һәм Идел буе урманчылыгы тәкъдим итте. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International