26-27 нче апрель көннәрендә Иннополис шәһәрендә өмә узды. Анда 400 дән артык кеше катнашты.
Өмә вакытында ишегаллары, медицина үзәге, технопарк, мәктәп һәм блалар бакчалары яннары, бульварлар һәм спорт корылмалары чүп-чардан арындырылды.
Шуның өстенә мәктәпләр территориясендә чыршы агачлары утыртылды.