Кадастр учеты турында актуаль сорауларга җавап

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Кадастр Палатасы белгечләре 17 нче майда кадастр учетына кагылган сораулар буенча кызыксынучылар өчен чираттагы лекцияләрен тәкъдим итәләр. Алар анда җирнең  меңевой планын төзегәндә нинди нюанслар килеп чыгарга мөмкилеген, урман участоклары һәм аеруча саклна торган табигать территорияләре янында төзелә торган объектларның яң кагыйдәләрен аңлатачаклар.

Лекция Казан, Кулагина урамы, 1 нче йортта сәг. 10.00 да башлана.

Анда катнашырга теләүчеләр 13 нче майга кадәр kadastr.tatarstan.ru «Услуги» сайты аша гариза бирергә тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International