«Россия Федерациясе Салым кодексы” ның икенче өлешенә һәм «Салымнар һәм җыемнар турында” Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында "Федераль законның 9 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2011 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк балалары булган затларга милек салымнары буенча салым ташламалары бирелә.
Шулай ук салым ташламаларын алу хокукын гамәлгә ашыру максатларында күрсәтелгән затларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына күп балалы гаиләләр исәбен алып баручы ведомствога яисә салым органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм шәхси мәгълүматлар турында мәгълүмат таратырга ризалык бирергә мөмкин.