Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Тест 

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Акцияне үткәрү максатыннан районда Югары Ослан гимназиясе базасында муниципаль мәйданчык оештырылды, анда 36 укучы һәм 5 укытучы катнашты.

 Тест яшьләрнең сугыш турындагы белемнәрен тулыландыру һәм игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.  Тестка геройлар, сугыш хәрәкәтләре, тылдагы тормыш турында сораулар кертелгән иде. Биремнәрне бәяләү РФ Оборона министрлыгының «Хәрби университет» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе галимнәре тарафыннан үткәрелә.  

Акция нәтиҗәләре буенча әлеге чарада катнашучыларның тарихи белемнәренә бәя биреләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International