Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясе базасында «SCHOOL PERFOMANCES» инглиз телендә мәктәп театрлары фестиваль - конкурсының зона этабы узды, анда 21 команда катнашты.
Ел саен конкурс чит телләрдәге белем бирүнең сыйфатын, чит телләрдән белү дәрәҗәсен күтәрү, укучыларның коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру, укучыларның сәхнә культурасын үстерү, иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.
Безнең районны чыгыш ясаучылар - Югары Ослан гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары Зарипов Анжелика, Шәрәфетдинов Айнур, Киселевич Артем, Гафурова Аделина, Егорова Анна, Крымова Дарья һәм инглиз теле укытучысы Милованова И. М. әзерләгән «Busy Bees» төркеме тәкъдим итте.
Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Укучыларыбызның чыгышын компетентлы жюри күрер дип өметләнәбез.