Матюшино мәктәбе олимпиадникларының чираттагы җиңүе

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Кабарда-Балкар Республикасының Нальчик шәһәрендә 22 апрельдән 27 апрельгә кадәр тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Югары Ослан районының Матюшино урта  мәктәбе укучылары да катнашты.
         
Татарстан командасы составында үзенең укытучысы Илгизәр Гаделшин белән бергә олимпиадага 11 нче сыйныф укучысы Яна Гаделшина һәм сигезенче сыйныф укучысы Вәгыйз Фәйрушин юл тотты. Үзенең теоретик һәм гамәли белемнәрен күрсәтеп, Яна абсолют җиңүче булды, бу аңа имтихансыз Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына олимпиада профиленә туры килә торган юнәлешләргә укырга керү хокукы бирә. Вәгыйз олимпиада призеры булды. Укучыларны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз!
        
Илгизәр Әнвәр улы бишенче тапкыр Россиядән призерларны һәм абсолют җиңүчене алып кайта, бу искиткеч! Без үзебезнең укытучыбыз  һәм укучыларыбыз  белән горурланабыз! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International