Җиңү белән сезне, яшь фермерлар!

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе «Яшь фермер» командасы VII Бөтенроссия интеллектуаль уенының йомгаклау этабына кадәр барып җитеп, үзенең копилкасын тагын бер бүләк белән тулыландырды.

25-26 апрельдә бөтен илдән 40 яшь аграрчылар командасы Воронежда Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге оештырган уенның финалына җыелдылар. Матюшино укучылары үзләренең җитәкчеләре – мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев һәм укытучылары  Любовь Гаделшина җитәкчелегендә «Агротехнологик профильле урта мәктәп базасында кече уку-фермер хуҗалыгын оештыру» бизнес-планын һәм мәктәп яны участогыннан продукция тәкъдим иттеләр.  Башта ярымфинал үткәрелде. Аннан соң барысы 10 команда катнашкан финал, шул исәптән Матюшино мәктәбе командасы да. Нәтиҗәдә Матюшино мәктәбе командасы “Инновацион проектлар» номинациясендә җиңүче итеп танылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү Петр I исемендәге Воронеж аграр университетында узды. Команданын һәр әгъзасы һәм җитәкчеләре кыйммәтле бүләкләр, ә команда Диплом һәм номинация җиңүчесенең сертификатына лаек булды. Әфәрин, матюшинлылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International