Агач утырт! 

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Һәр кеше бу дөньяда үзеннән соң эз калдыра. Ягъни, кеше үзе турында истәлек калдыра ала. Нишләп агач утыртмаска? 
Бүген Югары Ослан "Каенкай” балалар бакчасында өлкән төркем балалары, ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән берлектә, ЭКОЯЗ - 2019 республика акциясе кысаларында «Агач утырт» акциясе үткәрделәр. 
 Балалар бакчасы янындагы территорияне яшелләндерү буенча ата-аналар һәм балалар белән алдан эш алып барылды. Уртак ял кичәсе нәтиҗәләре буенча бакча янында яшь балалар аллеясы кабынды. 

Вакыт узар, балалар үсәр, ә алар белән бергә үсентеләр дә матур агачларга әйләнәчәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International