“Ветераннар янәшәдә яши”

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Сугыш ерагая бара. Ветераннар саны кимегәннән-кими. Шуңа күрә хәтердә аларның истәлекләрен саклап калу, авыр язмышлары белән танышу, очрашканда берничә җылы рәхмәт сүзе җиткерү, бу -- үсеп килүче буынның төп бурычы. Ветераннар турында кайгырту -- без алар өчен эшли алганның бик азы.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан “Өмет утравы” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән бергә Югары Осландагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре янына бардылар. Балалар ветеранннарны якынлашучы бәйрәм белән котладылар, аларга үз куллары белән ясаган “өчпочмаклы хатлар” тапшырдылар. Хатларны махсус шулай өчпочмаклы итеп эшләделәр: өлкәннәр аларны кулларына алгач,  фронтка килгән һәм аннан җибәрелгән хатлар белән бәйле дулкынлану хисләрен искә төшерсеннәр өчен. Балалар тыл хезмәтчәннәренең сугыш елларында башкарган эшләре турында игътибар белән тыңладылар. Ветераннарга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

“Бөек Ватан сугышы ветераннары -- сугыш чорының барлык авырлыгын кичергән чын җиңүчеләр. Үзләренең җиңел булмаган тормышлары белән алар безнең киләчәкне тәэмин иттеләр һәм моның өчен чиксез хөрмәт казандылар”, -- ди социаль педагог Ләйсан Илдус кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International