Конкурста җиңү өчен Югары Ослан Юидовлылар велосипедлар алдылар

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019» конкурсының муниципаль этабында Югары Ослан мәктәбе командасы җиңүче булды.

Конкурска барлыгы сигез мәктәп командасы килде. Тантаналы чарада яшь хәрәкәт инспекторларын ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Шакирова һәм башка рәсми затлар сәламләде.

Конкурста катнашучыларга өч станциядә сынау узарга кирәк иде. Беренчесендә - укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, икенчесендә - медицина белеме, өченчесендә - велосипедны фигуралы йөртү буенча белемнәрен күрсәтергә тиешләр иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Югары Ослан Юидлары командасы җиңүче булды, икенче урынны - Яр Моркваш укучылары, өченче урынны -  Олы Мәми укучылары яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International