Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислегендә «коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча прокуратура органнары белән хезмәттәшлек турында» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Район буенча агымдагы ситуациягә Югары Ослан районы прокуроры Василий Егоров анализ ясады.
Муниципаль хезмәткәрләрнең 2018 елда керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү, шулай ук агымдагы елның 1 кварталында норматив - хокукый актлар әзерләү эше турында фикер алышуда район Советы һәм Башкарма комитеты аппараты хезмәткәрләре, «Волжская новь» газетасы редакциясе вәкиле Евгения Агеева катнашты.