Бөек Ватан сугышы ветераны Бажанова А. С. га 95 яшь тулу уңаеннан котлаулар тапшыру

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген, 2019 елның 30 апрелендә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева, Югары Ослан муниципаль районы Ветераннар советы әгъзасы Александр Якимов белән берлектә, тыл хезмәтчәне Бажанова Анна Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
    
Анна Сергеевнага истәлекле бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путиннан открытка тапшырылды. Юбилярның адресына бик күп җылы сүзләр, сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк теләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International