Беренче Май бәйрәме алдыннан яшүсмерләр-яшьләр клубы район үзәге укучылары арасында йөзү буенча ярышлар үткәрде.
Әлеге чараның максаты-йөзүне популярлаштыру, иң көчле командаларны ачыклау һәм, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуны үстерү өчен иде.
Ярышларда Югары Ослан урта мәктәбе һәм Югары Ослан гимназиясе командалары катнашты. Эстафета ярышы нәтиҗәләре буенча Югары Ослан мәктәбе командасы беренче урынны алды, ә гимназия – икенче. Командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.