Җиңү көне белән котлыйбыз!

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты.

Алар арасында хөрмәтле җирлек халкы-Додонова Лидия Андреевна, Кукушкина Рәисә Петровна, Матвеева Вера Васильевна, Щипачева Нина Васильевна, Храмова Таисия Алексеевна, Махотина Екатерина Михайловна, Әхмәтова Шәмсизиһан Шиһап кызы, Әхтәмова Нурзия Нургали кызы. 


Алинә Илшат кызы аларны якынлашып килүче бөтенхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады, аларга бөек батырлык, яшь буын өчен эчкерсез үрнәк, тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт белдерде һәм күңел җылысы, сәламәтлек, иминлек теләде
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International