Авыл хуҗалыгы министры безнең районда булды

2019 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген безнең районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Министр, муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов белән бергә, язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, районны очып уздылар.

Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда да язгы бөртекле культуралар чәчү бара. Арпа чәчүдә 15 чәчкеч агрегаты эшли.

Очып узганнан соң Марат Готыф улы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты. Район башлыгы оператив хәл турында сөйләде һәм аннан соң Министр инвесткомпанияләр җитәкчеләрен кыр эшләренең барышы турында тыңлады. Җитәкчеләр төп чәчү 10 майга тәмамланачак дип ышандырдылар.

Министр барлык җитәкчеләрне эш темпларын арттырырга өндәде, чөнки коры һава эш сыйфатына тискәре йогынты ясый.

Очрашудан соң министр берничә сорауга җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International