2 май көнне Яшьләр клубында авыл шахматчылары арасында Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасының IX шәхси-команда беренчелеге булып узды.
Әлеге чарада Буа, Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарыннан шахматчылары катнашты. Турнирны «Яшүсмерләр-яшьләр клубы» оештыра.
Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм Константин Корчагин - Владимир Тимофеевич Корчагинның улы чыгыш ясадылар.
Турнир 6 номинациядә узды: 2001 елдан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар; 2001 елгы һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар; 2008 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар.
Нәтиҗәләр:
Хатын – кызлар арасында:
1 урын - Лашманова Мария (Тәтеш),
2 урын - Ильина Эльвира (Югары Ослан),
3 урын - Нурмөхәммәтова Наталья (Югары Ослан) яулады.
Ир-атлар арасында:
1 нче урын - Сәлахов Зөфәр (Буа),
2 нче урын – Картапов Александр (Югары Ослан),
3 нче урын - Лашманов Игорь (Тәтеш) алды.
Кызлар арасында:
1 урын – Землянская Юлия (Югары Ослан), 2 урын – Зиатдинова Айгөл (Югары Ослан),
3 урын – Иванова Софья.
Егетләр арасында:
1 нче урын - Панферов Владислав(Югары Ослан),
2 нче урын – Гималиев Алмаз (Буа),
3 нче урын - Әхмәтшин Ришат (Тәтеш) яулады.
Барлык бүләкләр дә Константин Владимирович Корчагин тарафыннан бирелде.