2 май көнне Югары Осланлылар өчен истәлекле көн. Бу көнне, Бөек Җиңү алдыннан, традиция буенча, Геройлар Паркында Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз батырлыкларын искә алалар.
Безнең Ослан җире Ватаныбызга Советлар Союзының алты Героен -Александр Афанасьев, Аким Гаврилов, Нәбиулла Зиннуров, Алексей Исаев, Семен Коновалов, Михаил Красавиннарны биргән.
Геройларга фотосына ал канәферләр төшә. Мактаулы каравылда Җиңү оныкчыклары булган малайлар һәм кызлар бар.
Митингны район башлыгы Марат Зиатдинов ачты. Бөек Ватан сугышы кырларында якташларыбыз батырлыкларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Югары осланлыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе,Ю Россия Герое Газинур Хәйруллин котлады.