Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте - безгә кунакка

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 21 маенда булачак.

Районга ведомство җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина киләчәк.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгын карау булачак.

Чара сәгать 9.00 да ачык дәрестән башлана. 

 Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 нче йорт адресы буенча район хакимиятендә узачак гражданнарны кабул итү 10.00 сәгатьтә була.

Районга чыгу кысаларында Гүзәл Шәфигуллина массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк. Гражданнарны кабул иткәннән соң журналистлар өчен брифинг узачак. Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә 8 (843) 236-20-61 (элемтә өчен җаваплы зат: О. А. Ефимова), электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International