2019 елның 25 апреленнән Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" тарафыненан "Георгий тасмасы"акциясе старт алды. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм Ватаныбызны саклаучыларның хәтер символы булып тора. Акцияне үткәрү алдыннан, «Оста куллар» клубы катнашучылары үз куллары белән Георгий тасмасы белән брошка ясадылар.
"Георгий тасмасы» акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләр волонтерлык отряды тантаналы рәвештә аларга тасмалар тапшырдылар. Аларны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгы белән котладылар. Күкрәккә беркетелгән Георгий тасмасы, Җиңү символы буларак, елдан-ел күбрәк Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында искә төшерә. Бу – ветераннарга хөрмәт, сугыш кырында һәлак булган сугышчыларны искә алу, җиңү өчен бөтенесен биргән кешеләргә рәхмәт белдерү символы.
Акциядә катнаштылар 19 социаль хезмәткәр һәм 100 граждан катнашты.