Югары Ослан муниципаль район Советының гомуми бүлеге тарафыннан атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, ТР министрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан кергән контроль хатларны үтәү буенча анализ үткәрелә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.
2010 елның 6 маена район Советына һәм Башкарма комитетына үтәү өчен тапшырылган контроль документлар исемлегенә 74 хат кертелгән, шул исәптән башкаручыларга эш өчен җибәрелгән гражданнарның 3 мөрәҗәгате дә.
Хатлар башкару дисциплинасы мәсьәләсе Югары Ослан муниципаль районының Совет аппараты һәм Башкарма комитеты белән даими рәвештә үткәрелә торган шимбә киңәшмәсендә карала