Хезмәтләре өчен

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткәне өчен ТР Югары Ослан муниципаль районының гинекология бүлеге мөдире, «Югары Ослан үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең табиб акушер – гинекологы Воробьева Наталья Александровна ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 Бүләкне бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашында тапшырды.

 Тантана сәбәпчесенә нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иң изге теләкләр теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International