Бүген партиянең беренчел бүлекләре секретарьлары, муниципаль берәмлек башлыклары алдында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Сергей Осянин, муниципаль район Советында «Бердәм РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе һәм партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова чыгыш ясады.
Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Сергей Осянин милли проектларны гамәлгә ашыруга партия контроле мәсьәләсенә җентекләп тукталды. Аерым алганда, киләсе 5 елга чаралар үткәрү һәм аның үтәлеше өчен җаваплы булган графикны әйтеп үтте.
Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова агымдагы елның 26 маенда алдан тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү мәсьәләсен җентекләп яктыртты.
Партиянең Югары Ослан җирлеге бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова