30 апрельдән 2 майга кадәр Салават шәһәрендә 2019 елда Россия укучыларының авыр атлетика буенча IX җәйге Спартакиадасының II этабы узды.
Ярышларда Идел буе федераль округыннан: Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Түбән Новгород, Самара, Ульяновск, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан 100дән артык яшь авыр атлет катнашты.
Әлеге ярышларда ТР җыелма командасы составында Югары Ослан районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, тәҗрибәле тренер Ришат Мансуров җитәкчелегендә Максим Потапов чыгыш ясады.
102 кг авырлык категориясендә безнең спортчы ике төр ярыш суммасы буенча 228 кг нәтиҗә күрсәтте һәм 3 нче урынны алды.
Максим Потаповны һәм аның тренеры Ришат Мансуровны югары нәтиҗә белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!