Бүген, 6 май көнне, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов җитәкчелегендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында узды.
Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 38 меңнән артык ветеран яши. Соңгы 4 елда аларның саны 2 тапкырга кимегән. "Ветераннарның мөһим проблемаларын хәл итү буенча шәхси адреслы эш шуның белән мөһимрәк була бара. Без ветераннарга комплекслы медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү, торак шартларын яхшырту, социаль ярдәм чараларын системалаштыру, мәдәни-ял итү һәм истәлекле чараларны тәэмин итү буенча эш алып барабыз», - дип ассызыклады ТР Президенты.