Бүген, 7 майда, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 3 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: Шеланга авыл җирлеге Генераль планына үзгәрешләр кертү һәм җир сораулары.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары аша гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.