Бөек Җиңү көне алдыннан

2019 елның 7 мае, сишәмбе

6 май көнне "Иннополис" мәктәбенең 8 "б" сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышы елларында (19 декабрь, 1942 елда)  Елизаветино авылы янында сугышчан самолетларында шартлаган 3 совет очучысына куелган һәйкәлне буядылар, әйләнә-тирәсен җыештырдылар. 

Җиңү бәйрәме алдыннан укучылар һәйкәл территориясен тәртипкә китерделәр, койманы буядылар, һәйкәлгә такыя салдылар.

Безнең шәһәребез бик яшь, шуңа күрә монда Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәми. Әмма, шәһәрдән ерак түгел, яңа буыннарга үз иленең һәм халкының героик үткәне турында исләренә төшереп торучы һәйкәл бар. 

Һәйкәлне карап, тәртипкә кертеп тору Россиядәге иң яшь шәһәрнең яшь буын вәкилләре өчен бер изге традициягә әверелде.  Иннополис шәһәре укучылары шәһәр Мэриясы һәм "Иннополис мәктәбе" җитәкчелеге ярдәме белән инде өч ел рәттән һәр язда һәйкәлне яңарталар һәм тирә-ягын җыештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International