Бүген Югары Ослан "Каенкай» балалар бакчасында педагоглар Җиңү көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.
Бәйрәмдә хәрби комиссар Фәсхетдинов Рәшит Шәүкәт улы, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар Сергей Плеханов, Александр Богданов, Рамил ГЫЙМРАНОВ, отставкадагы подполковник Владимир Токарев, тәрбияләнүчеләрнең әбиләре катнашты.
Бәйрәм бик эмоциональ шартларда узды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында Сергей Плеханов уздырылган чара өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм бәйрәм белән котлады. Барысына да нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхетле балачак теләде.