Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидларөчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларҖиңү паркында булдылар

2019 елның 7 мае, сишәмбе

«Социаль туризм"технологиясе кысаларындаБөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгынбәйрәм итү алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Казан шәһәренең Җиңү паркынасәфәр оештырылды. Интернат-йортта яшәүчеләрпарк территориясендә 1418 агач һәм куакутыртылуы турында күп кенә яңа һәм кызыклынәрсәләр белделәр. Мәрмәр такталарындасугышта һәлак булган казанлыларның исемнәре белэн таныштылар.Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. «Җиңү» ның 42 метрлы стеласына карап сокландылар: аның итәгенә бала белән ана һәм кылыч белән сугышчы-сакчыскульптур композициясе бизи. Паркта ачык һавада иске хәрби техника музее эшли.

Анда Казан заводларында хәрби вакытта төзелгән бомбардировщиклар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга бик көчле тәэсир калдырды.Сәфәр ахырында интернат-йорт карамагындагыларкыргый үрдәкләр белән матур күл буенда йөрделәр, аларны ипи белән сыйладылар. Бөек Ватан сугышытарихы белән танышу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International