Сугышта катнашкан прокурорлар истәлегенә багышланган бадминтон ярышлары

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Кичә «Чемпион» спорт комплексында Югары Ослан районы прокурорлары арасында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган бадминтон ярышлары булып узды.

Әлеге ярышларда мөхтәрәм кунаклар катнашты:
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов;
Югары Ослан районы прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Василий Егоров;
Район суды рәисе Вәкил Мөхәммәтгалиев;
Җәмәгать судьясы Гарифуллин Рәсим.

Аларга Куралово, Печище, Карахуҗа, Югары Ослан һәм Введенский Бистәсе, Мәмәтхуҗа, Түбән Ослан, Октябрь авыл җирлегеннән тугыз команда кушылды.
Кызыклы көрәш барышында нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
Ярышларның гомумкоманда зачетында беренчелекне - Югары Ослан урта мәктәбе командасы яулады.
 Икенче урында - Совет һәм Башкарма комитет командасы.
Өченче урынны - прокуратура командасы яулады.
Җиңүчеләр һәм призерлар Югары Ослан муниципаль районы прокуратурасыннан кубоклар, медальләр, грамоталар һәм истәлекле китаплар белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International