Район башлыгы Марат Зиатдинов карары белән, 8 июнь көнне Югары Ослан авылы мәдәният һәм ял паркы территориясендә район татар халык бәйрәме «Сабантуй " үткәрү датасы билгеләнде.
Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә Оештыру комитеты бәйрәмгә әзерлек эшен башлап җибәрде.
Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары, сездән тәкъдимнәр һәм яңа идеяләр көтәбез, безнең бәйрәмдә актив катнашырсыз дип өметләнәбез.