Стендка ату буенча Россия Кубогының 2 нче этабы

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

"Свияга» ату комплексында стендка ату буенча Россия Кубогының 2 нче этабы тәмамланды. Ярышларның соңгы көнендә атучылар скитта 2 комплект медаль уйнаттылар һәм тагын уңышлы нәтиҗәләре белән Татарстан спорт мәктәбе укучылары да сөендерделәр.

Безнең берьюлы дүрт кыз хатын-кызлар турниры финалында пьедестал өчен көрәште, ә иң югары баскычка Екатерина Комарова күтәрелде.

«Спорт резервы» категориясендә егетләр арасында Татарстан спортчысы Кирилл Кириллов - 74/100, кызлар арасында удмурт спортчысы Анастасия Усманова - 67/100 җиңү яулады.

Татарстан чемпионнары титулын Сергей Демин һәм Зилә Батыршина яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International