1 майдан 5 майга кадәр хореографыбыз Антонова Н. җитәкчелегендә "Бию -яктылык"дигән автор проекты оештырылды. Анда "Задоринки" коллективы кызлары: Черненская Анастасия, Антонова Елизавета, Беккер Владислава, Мехтиева Камилә, Хәйруллина Азалия катнаштылар.
Бию лагере Иннополис шәһәрендә "Коммуналка" хобби-үзәге базасында урнашкан. Дәресләр иртәдән кичкә еадәр узды. Шуның өстенә университеты кампусында 3 тапкыр туклану. Рационга ит, балык ризыклары, яңа камыр ризыклары, йогуртлар һәм җиләк-җимешләр кертелгән.
Лагерь биюче балалар өчен дә, шулай ук бу нәзакәтле осталыкка өйрәнергә хыялланган балалар өчен дә ачык иде. Смена "Бию-ул бер гомер!" дигән девиз астында үтте.