Һәр кешенең йөрәгенә иң якты һәм кадерле бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. 2019 елның 7 маенда район үзәк китапханәдә "Минем гаиләмдә Җиңү көне» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Кичә үзәк китапханә белгечләре әзерләгән «Безнең хәтер җепләре» дигән әдәби – музыкаль композициядән башланды. Фомина Г. С. сугыш елларында телеграфта эшләгән Астраханцева Тамара Иван кызы турында сөйләде. Нәкъ менә ул, иң беренче булып, сугыш тәмамлануы турында шатлыклы хәбәрне ишетә. Галина Степановна әниләре турындагы истәлекне гаилә архивында кадерләп саклый.
Кичә китапханә кунаклары башкарган сугыш еллары җырлары белән дәвам итте.