«Мин хәтерлим! Мин горурланам!»

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Ватаныбыздагы иң куркыныч, каты һәм канкойгыч сугыш беткәнгә инде җитмештән артык ел. Ул утыз миллионга якын кешенең гомерен алып киткән, ә кайбер мәгълүматлар буенча - кырык миллионга якын кеше.

2019 елның 9 маенда Ямбулат авыл җирлегендә сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында 1941-1945 еллардагы Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Митингны авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов ачып җибәрде, котлау сүзләре белән Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касимов чыгыш ясады.

Митинг ахырында сугыш ветераннарына Җиңү өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Батырлык, Ватанга мәхәббәт өчен нык сәламәтлек Сезгә. Геройларга якты һәм мәңгелек хәтер!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International