Бүген, 13 майда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында коммуналь хезмәтләрнең бәйрәм көннәрендә эше, Югары Ослан авылында мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү, «Сабантуй» милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү, авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү һәм Югары Ослан гимназиясе бинасын ремонтлау мәсьәләләре каралды.