Югары Ослан районында Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте булачак

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 21 маенда булачак.

Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина киләчәк.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгын карау булачак.

Чара сәгать 9.00 да башлана – бу вакытка районның бер мәктәбендә ачык дәрес үткәрү планлаштырыла. Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 нче йорт адресы буенча район хакимиятендә узачак гражданнарны кабул итү 10.00 сәгатьтә була.

Районга чыгу кысаларында Гүзәл Шәфигуллина массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул иткәннән соң журналистлар өчен брифинг узачак.
Телефон: 8 (843) 236-20-61 (элемтә өчен җаваплы зат: О. А. Ефимова), электрон почта аша to16_43@fas.gov.ru мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International