Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия рейды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

11 май көнне Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре Юлия Горбачева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Сафиуллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы А. Федотов составында «ТР да балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» 2010 елның 14 октябрендәге 71 – ТРЗ номерлы ТР Законын үтәү йөзеннән Югары Ослан, Печище авылларында рейд үткәрде.
 
Бу рейд вакытында 22.00 сәгатьтән соң Югары Ослан авылында яшәүче 1 балигъ булмаган бала законлы вәкилләреннән башка урамда йөрүе ачыкланды. Ата-аналарга ТР КоАП 3.11 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International