Район делегациясе Чүпрәле муниципаль районында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- территорияләрнең социаль-икътисадый үсеше, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм итү, авыл җирлегендә халыкның эшлекле активлыгын арттыру;
- авыл территорияләрен динамик үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру;
- хәзерге этапта Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерү, проблемалар һәм перспективалар;
- территорияне үстерүдә дәүләт программаларының һәм җирле үзидарә органнарының роле;
- авылда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары;
- Татарстан Республикасының кече торак пунктларында финанс сервисларына керү проблемасын хәл итү;
- тормыш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә җирле үзидарә мәсьәләләре.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы И. М. Гарипов алып барды