Якшәмбе, 12 май көнне, Казан шәһәренең В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында зур күләмле һәм тантаналы төстә «Талантиада» дигән сәнгать өлкәсендәге Халыкара премия узды. Ул ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары» һәм «Ритм» Халыкара фестиваль үзәге тарафыннан оештырылды.
Район мәдәният йорты гаиләләренең һәвәскәр берләшмәсе – П. А. Осипова җитәкчелегендәге «Ассорти» хореография коллективы бу катлаулы конкурста Россиянең барлык почмакларыннан һәм якын чит илләрдән килгән профессиональ шәһәр коллективлары белән беррәттән актив катнашты.
Безнең гаилә коллективының рус биюе белән «Су өстендә шәүлә» номинациясендә лаеклы чыгыш ясавын, 2 дәрәҗә лауреат исемен һәм фестиваль кубогына лаек булды.