Узган ялларда Казан шәһәренең 3 нче балалар сәнгать мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Латыйпов Рафаэль (укытучысы – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәлиуллина Г. И.) катнашында сольный концерт булды.
Рафаэль программасында И. С. Бах, Д. Скарлатти, Е. Дербенко, В. Киреев, Р. Вәлиев, В. Семенов һәм башка авторларның әсәрләре яңгырады. Ике учреждение арасында иҗади дуслык күптән барлыкка килде инде, ә укытучылар һәм укучылар күп еллар дәвамында үзләренең җентекле эш нәтиҗәләре белән алмашалар.