Район хәрби комиссары Рәшит Фәтхетдинов сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте рәисе Сергей Плеханов белән берлектә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган очучылар күмелгән урыннарда булды.
Түбән Осланда Дмитрий Шпигун каберендә шулай ук җирлек башлыгы Айдар Шәйдуллин, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Митинг вакытында җыелучылар 1944 елда Дмитрий Андрианович вафат булган хәлләрне тагын бер кат искә төшерделәр, бу хакта балаларга сөйләделәр. Һәлак булган очучыны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм аның каберенә чәчәкләр салдылар.
Елизаветинода өч очучы: Василий Евсеев, Анатолий Завьялов, Александр Суров җирләнгән. Пе-2 самолеты экипажы Чистайдан фронтка озатылган, начар күрү шартларында һәлак булган.
Бүген без исән, чөнки бу кешеләр безнең, якты киләчәгебез өчен үз тормышларын аямаган. Бу истәлекне буыннан-буынга тапшырып, без бүгенге көнгә кадәр үз илебез елъязмасын язабыз һәм Бөек Ватан сугышының барлык геройларына үз иленә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәбез.