«2014 – 2021 елларга ТР дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында агымдагы елның 13 маеннан Казан шәһәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында «Финанс-бюджет сәясәте» һәм «Эш башкару нигезләре» программалары буенча хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары уза.
Югары Ослан муниципаль районыннан әлеге программада авыл җирлеге Башкарма комитетының өч секретаре һәм Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының өч хезмәткәре катнаша.
Уку нәтиҗәләре буенча электрон тест формасында йомгаклау аттестациясе, шулай ук квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшыру каралган.